6 гыйнварда "Квантоканикуллар" программасы кысаларында "Дуслык һәм аралашу территориясе» темасына өстәмә белем бирү педагоглары Рәхимова Ләйсән Фәргать кызы һәм Филиппова Надежда Николаевна балалар өчен мавыктыргыч белем бирү һәм үстерү көне үткәрделәр.
Чара ачык аралашуга, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм уңайлы белем бирү мохите булдыруга ярдәм итүче җылы һәм уңай шартларда узды. Катнашучылар уңай хис-кичерешләр генә түгел, яшьтәшләре белән аралашу тәҗрибәсе дә алдылар, үзләренең социаль күнекмәләрен һәм уртак иҗат мөмкинлекләрен киңәйттеләр.