Кем тумыштан инвалид булган адәм баласының күңел төшенкелегенә бирелгәнен күргәне бар? Минем, мәсәлән, андыйларны очратканым юк. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында сау-сәламәт кешеләр дә көнләшерлек көчле рухлыларның күплегенә хәйран калырлык.
Спорт – аларның яшәү рәвеше
Бәлки, кемдер минем белән килешмәс, инвалидларның зур күпчелеге әхлакый яктан безгә караганда күп мәртәбәләр көчлерәк. Уфылдап “эштән арып“ кайтканнан соң, диванга ятып, тизрәк телевизор карарга, яисә гәҗит укырга (андыйларның күп булуы шикләндерә) ашыгучылар да җитәрлек арабызда. Инвалидларны, тынгысыз җаннар, дияр идем мин. Аларны спорт залларында еш күрәсең, кирәк икән үзләренең мәдәни чараларын да оештырып җибәрәләр. Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәптә үткәрелгән спорт фестивале дә инде күркәм традициягә әверелде. Быел әлеге чарага төрле яшьтәге илледән артык инвалид җыелды. (Ә фестивальнең положениеләре барлык авыл җирлекләренә, мәктәпләргә дә җибәрелгән, югыйсә.) Алар кул көрәше, турникта тартылу, идәннән гәүдәне этү, авыр атлетика, шашка-шахмат, инвалид коляскасында фигуралы йөрү, боче (коляскада утырган килеш тупны ераклыкка тәгәрәтү), өстәл теннисы , дартс кебек төрләрдән көч сынаштылар. Араларында берничә төрдән үзләрен сынаучылар да шактый иде.
Артур Афансьев, 23 яшь:
–Мин кул көрәше, идәннән этелү, шашка ярышларында катнашачакмын. Спорттан башка тормышымны да күз алдына китерә алмыйм. Һәр көнем вакытлап бүленгән. Көрәш буенча балалар спорт мәктәбенә күнегүләргә йөрим. Мәдәни чараларга да бик теләп катнашам.
Фестиваль узган көнне мәктәп коллективы да декада кысаларында акция оештырган иде. Махсус плакатка теләгән кешеләр үзләренең мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата булган фикерләрен язып калдырдылар. Хәер, моннан тыш та, укучылар шәһәрдәге башка игелек акияләрендә актив катнашалар. Биредә барлыгы дистәдән артык инвалид бала белем ала. Коллектив алар турында декада кысаларында гына түгел, һәрдаим кайгыртып тора.
Гөлназ Жекшембеева:
–Мондый фестивальне оештырган кешеләрнең барысына да рәхмәтле. Бу безгә башкалар белән аралашырга, яңа дуслар табарга ярдәм итә. Менә ничә еллар инде без Оля Ермолаева, Алексей Маслов белән аерылгысыз дуслар. Серләребез, кайгыларыбыз уртак. Тормыш безне сынаса да, күңел төшенкелегенә бирелгән юк. Горур булырга кирәк, кешеләр!
Чыннан да, язмыш тарафыннан рәнҗетелгәннәрнең бердәмлеген бәйгеләр барышында күрергә насыйп булды. Иптәшләре ярышкан вакытта аңарга көч биреп торуларын сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Роза Насыйбуллинага 66 яшьне беркем дә бирмәс. Унбер ел инде ул аэробикага йөри. Буш вакытларында өендә утырмас ул. “Тик яткан таш мүкләнә, йөргән таш шомара,“ – диләр бит. Монда танышларым да бар. Алар өчен дә җан атармын, үзем дә ярышларда катнашырмын, дип килгән идем,“ – ди ул.
Кулдан килгән ярдәм алына
Инвалидлар көне һәм декадасы тиккә генә уздырылмый. Әлеге дата кеше хокукларын тулысынча һәм тигез яклау, мөмкинлекләре чикләнгәннәрне җәмгыять тормышында актив катнаштыру, аларның проблемаларын хәл итү, хокукларын яклау, имин тормышларын булдыру максатында игъ
лан ителде. Бүгенге көндә районыбызда 4169 инвалид бар, шуларның 260ка якынын 18 яшькәчә булганнар тәшкил итә. Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормыш шартларын җиңеләйтү, төрле социаль хезмәт күрсәтү, санатория-курортларда дәвалануны тәэмин итү җөмһүриятебездә һәм районыбызда социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән саналалар. Ел башыннан инвалидлар һәм аз тәэмин ителгән гражданнар өчен районда уздырылган социаль әһәмияттәге чаралар өчен республика һәм җирле бюджеттан биш миллион сумга якын акча бүленгән. Шуның зур өлеше район казнасыннан. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша 110 кеше республикабыздагы дүрт медицина социаль тернәкләндерү буенча республика үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгыттылар. Мөмкинлекләре чикләнгән 150 бала Алабугадагы медицина психолого-педагогик комиссиядә булып кайттылар. Бүгенге көндә районыбызда ике һәм аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләүче дистәгә якын гаилә бар.
Саннар һәм фактлар.
Агымдагы елның апреленнән инвалид балаларның пенсияләре 8861 сум тәшкил итә. Моңа кадәр ул 7384 сум иде. Аннан тыш аларга төрле социаль пакетлар өчен дәүләт тагын 2022 сум акча түли.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне хезмәт белән тәэмин итүгә дә районда зур игътибар бирелә. Узган ел 53 кеше мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылса, агымдагы елда әлеге күрсәткеч – 51. Аларның күпчелеген өченче төркемдәгеләр тәшкил итә. Хезмәт белән тәэмин ителгәннәр авыр физик көч таләп итми торган эшләргә (бухгалтерлар, администраторлар, каравылчылар, слесарьлар, төзекләндерү буенча эшчеләр һ. б.) урнаштырылганнар. Аларның социаль пенсияләре дә саклана. Пенсия димәктән, бүгенге көндә аның күләме яшәү минимумы зурлыгында – 4870 сум тәшкил итә. Киләсе елдан ул 5912 сум булачак.
Сүз уңаеннан
Район халыкны социаль яклау бүлеге ярдәме белән 100 инвалид район һәм “Моя газета“ гәҗитләренә язылганнар.