Байтак кына эшләр башкарырга өлгерделәр быел Ишки авыл җирлегендә

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Байтак кына эшләр башкарырга өлгерделәр быел Ишки авыл җирлегендә. Ишкинең уртасындагы елгачык аша–Татарстан урамыннан Яшьләр урамына чыгу өчен, култыксалар куеп, басма ясадылар. Моны Илфат Мостафин белән Рафаэль Әхмәтҗанов эшләде. Шулар ук каты көнкүреш калдыклары полигонын шифердан койма белән әйләндереп алдылар. Аның озынлыгы 360 метрга тула. Эшмәкәр Петр Рязанов Восильево авылы уртасындагы “Изге чишмә“не ремонтлап матур өскорма урнаштырды. Бу–аның биредә өченче чишмәне ремонтлавы инде. Ишкидәге “Зират асты“ чишмәсе дә быел яңа сулыш алды. Аның улагы алыштырылды. Матур өскорма эшләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International