Мамадышның Тантаналар сараенда яшь гражданнарга беренче паспортлар тапшырылды

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан Мамадыш шәһәренең ЗАГС бүлегенең Тантаналар сараенда гадәти булмаган һәм истәлекле вакыйга булды: 20 яшь кеше беренче паспортларын — шәхесләрен раслаучы документларны алды.

Балаларны һәм кунакларны ЗАГС бүлеге начальнигы Ләйсән Дульмиева сәламләде, яшь гражданнарны беренче документны алулары белән котлады һәм аларга Россия Федерациясе гражданины исемен горур йөртүләрен теләде.

Шәһәр башлыгы урынбасары, «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия хәрәкәте җитәкчесе Олег Юрьевич Рылов бу вакыйганың әһәмиятен ассызыклады, шулай ук паспорт алу белән барлыкка килә торган яңа хокуклар, бурычлар һәм җаваплылык турында сөйләде. Тантана кысаларында укучыларга истәлекле бүләкләр: «беренчеләр» хәрәкәтенең значоклары һәм паспорт тышлыклары, шулай ук «Бердәм Россия»партиясеннән презентлар тапшырылды. Иң актив һәм эрудицияле балалар, викторина сорауларына уңышлы җавап биреп, телефон өчен патриотик стикерларга ия булдылар. Бергәләп тантаналы ант бирү бәйрәмнең аеруча дулкынландыргыч мизгеле булды, шуннан соң чара уртак истәлекле фотография белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International