Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды. Чара якынлашып килүче Яңа елның чын-чынлап тылсымлы атмосферасын тудырып, шәһәр кунакларын һәм мамадышлыларны үзенә җыйды ! Бәйрәмнең төп геройлары-Кыш бабай белән Кар кызы! Башка әкият персонажлары белән бергә кунакларның күңелен ачтылар, уеннар оештырдылар һәм яңа ел атмосферасы тудырдылар! Елмаю, көлү һәм тылсым — барысы да чын кышкы әкияттәге кебек булды! «Чыршы янында кыш " дәвам итә! Оештыручылар барлык теләүчеләрне 18 декабрьдә Җиңү паркында узачак киләсе чарага чакыра!