Җиңү урамын ачуга багышланган тантаналы чара уңаеннан 2025 елның 17 декабрендә 10:30дан 12:00гә кадәр түбәндәге юл участокларында транспортның барлык төрләре өчен хәрәкәт вакытлыча ябылачак:
Җиңү урамы буенча-Г.Тукай урамыннан Җиңү тыкрыгына кадәрге участокта.
Г.Тукай урамы буенча — Совет урамыннан (39 нчы йорт районында) Пугачев урамы белән киселешкә кадәр.
Пугачев урамы буенча — Азин урамыннан (ММД бинасы районы) Җиңү урамына кадәр.
Барлык машина йөртүчеләрне, кунакларны һәм шәһәр халкын алдан ук үз маршрутларын планлаштырырга һәм альтернатив юлларны сайларга сорыйбыз.