Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Миңнекамал Вәли кызы Җиһаншинага җылы котлау сүзләрен җиткерде.

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Үзенең мөрәҗәгатендә район башлыгы юбилярга  тормыш тәҗрибәсе һәм район үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, шулай ук ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм якыннарының игътибарын теләде.

Миннекамал Җиһаншина - тыл хезмәткәре, гомеренең күп өлешен Алан авылында яши, алар бу авылга  гаиләләре белән Арташтан күчеп киләләр. Аның тормыш юлы-ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм үз эшенә тугрылык үрнәге. Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау телеграммасы алды. Котлауларга кушылабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International