Татарстан Республикасында «Чыршы»операциясе башланды

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Татарстанда ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмауга юнәлдерелгән ведомствоара «Чыршы» оператив-профилактик чарасы башланды. Операция кысаларында урман массивларында көчәйтелгән патрульлек оештырылган.

 Чара 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында искәртүләренчә, урман утыртмаларын законсыз кисү һәм зарарлау өчен административ җаваплылык каралган. Штрафлар:

гражданнар өчен-3 меңнән 4 мең сумга кадәр,

- вазыйфаи затлар өчен-20 меңнән 40 мең сумга кадәр,

- юридик затлар өчен-200 меңнән 300 мең сумга кадәр.

Штрафтан тыш, хокук бозучылар урман фондына китерелгән зыянны да капларга тиеш. Аның зурлыгы агач токымына, үсү урынына һәм урманнарның яклау категориясенә бәйле. Әгәр зыян суммасы 5 мең сумнан артып китсә, РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International