Мамадышта 2 н Академик К.Вәлиев исемендәге Мамадыш шәһәренең 2 нче лицее бинасында шушы мәктәпне тәмамлаган, махсус хәрби операциядә катнашкан Артур Ежов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

2025 елның 13 декабре, шимбә

 

Артур Иванович Ежов 2000 елның 5 мартында Мамадышта туган. 2007 елда ул әлеге лицейның беренче классына укырга керә, аны 9 нчы сыйныфтан соң китә. Аннары ул Казан механика-технология көллиятендә укый, ә 2018 елда Байкал арты краенда танкист-наводчик белгечлеген үзләштерә. 2022 елда өлешчә мобилизация буенча чакырылган һәм СВО зонасына җибәрелгән. 430 нчы полкта хезмәт итә, 2023 елның декабреннән-139 нчы батальонда. 2024 елның 13 апрелендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була.

Ачылу тантанасында һәлак булучының әти-әнисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, лицей педагоглары һәм укучылары катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу уку йорты бинасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары истәлегенә куелган Бишенче мемориаль такта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International