Мамадыш шәһәренең академик К.А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей мәгариф үзәгендә Ватаныбыз Геройлары көненә һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булган әлеге уку йортын тәмамлаучылар истәлегенә багышланган спорт турнирлары сериясе узды. Ярышларның һәр төре геройларның берсе хөрмәтенә аталган иде.
Мемориаль чаралар кысаларында укучылар биш дисциплинада көч сынаштылар: баскетбол, армрестлинг, пневматик винтовкадан ату, шахмат һәм дроннарда узышу.