Мамадыш футболчылары Татарстанда иң көчле дүртлеккә керде

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

8-10 декабрьдә Буада 2016 елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды.

Мамадыш командасы тренер Кодир Мамонов җитәкчелегендә киеренке һәм мавыктыргыч матчлар уздырды. Нәтиҗәдә безнең яшь спортчыларыбыз, республика дәрәҗәсендә үсешләрен һәм конкурентлыкка сәләтле булуларын исбатлап, дүртенче урынны алдылар. Бу нәтиҗә-бөтен коллектив өчен зур казаныш. Команданы һәм тренерны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International