Хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт-район иминлеге өчен безнең уртак эшебез.

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

"Хайваннарга җаваплы караш - район иминлегенә уртак өлешебез", - дип билгеләп үтте район башлыгы Вадим Никитин җаваплы затлар белән соңгы киңәшмәдә.Мамадыш районы территориясендә сукбай хайваннар санын контрольдә тоту гамәлдәге законнар кысаларында гамәлгә ашырыла. 

Халыкның гаризалары буенча даими рәвештә йортсыз этләрне тоту, стерильләштерү һәм вакцинацияләү буенча чаралар үткәрелә, алар яшәү тирәлегенә кайтарыла (әгәр хайван агрессив булмаса). Ел башыннан бирле 126 эт тотылган. Шәһәрлеләр заявкаларны 3-17-51 телефоны буенча, авыл территорияләрендә җирле башкарма комитет телефоны буенча калдыра алалар.

Күп кенә йортсыз этләрнең кайчандыр йортлары һәм хуҗалары булган. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында – җавапсызлыктан алып хайваннарны асрау мөмкин булмауга кадәр – хайваннар урамда кала. Аларның балалары шунда  туа.

Этләр ашату урыннарына җыела һәм, кешеләр, бигрәк тә балалар өчен куркыныч тудырып, үз территорияләрен саклый башларга мөмкин.

Без нәрсә эшли алабыз?

Хйваннарны чиплагыз һәм  теркәгез. Әгәр хайван югала икән, чип аны тиз генә өенә кайтарырга ярдәм итәчәк. Якындагы дәүләт ветклиникасына язылыгыз (контактлар - ТР Министрлар Кабинеты Баш идарәсе сайтында).

Алга таба хайванны, мәсәлән, "РФ Дәүләт хезмәтләре"сайтында теркәгез. Әгәр теркәлү процедурасы үтелмәгән булса-хуҗага кисәтү яки штраф рәвешендә административ җәза каралган (нечкәлекләре - монда). Йорт этләрен үзләрен генә чыгармагыз! Эт бәлагә эләгергә, юл-транспорт һәлакәте сәбәбе булырга яки башкаларга зыян китерергә мөмкин.

Кирәкмәгән үрчем барлыкка килүне контрольдә тотыгыз. Стерильләштерү-популяцияне контрольдә тотуның иң нәтиҗәле ысулы.

Стерильләштерелгән хайваннар агрессиягә һәм сукбайлыкка азрак тартыла. Хайваннарны ташламагыз! Әгәр дә сез хайванны бүтән карап тота алмыйсыз икән, аңа яңа хуҗа табыгыз. Хайванны беркайчан да урамда калдырмагыз-бу рәхимсезлек һәм куркыныч, өстәвенә, үз артыннан штраф та китерә.

Этләрне "мәктәп маршрутларында" - балалар мәйданчыклары, социаль объектлар янында һәм тукталышларда ашатмагыз!

Әгәр сез эт көтүен яки куркыныч тудырырырга мөмкин булган  хайванны күрәсез икән, яннан узмагыз.Йортсыз хайваннар турында җаваплы хезмәтләргә хәбәр итегез. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International