Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәр Владимир Гордеев белән очрашты. Якташыбызның позывное - Гордей, ул территория җитәкчесенә торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Вәзгыять белән инде җаваплы затлар шөгыльләнә. Владимирга 21 яшь. Аның өч абыйсы катнашкан махсус хәрби операция хәрбиләренә ул срочная хезмәт тәмамланганнан соң ук кушылган. Район башлыгы белән очрашу алдыннан Гордей «Җиңү» гуманитар штабында булды, аның волонтерлары яшь кешегә җылыту приборы, инструментлар һәм башка кирәк - яраклар тапшырдылар.
Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт, якташ!