Артур Ефимов-Мамадыш районының Дүсмәт авылында туа. 1996 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлый. Хезмәт карьерасын физика һәм информатика укытучысы, авыл мәктәпләрендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып башлый. 2000 еллар башыннан мәгариф өлкәсендә эшли: мәгълүмати-методик үзәкне җитәкли, район мәгариф бүлегендә вазифалар башкара. 2015 елдан 2024 елга кадәр Мамадыш балалар һәм яшүсмерләр йортын җитәкли. 2024 елның июленнән яңа вазыйфага билгеләнгәнче район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли.
2009 елда Казан дәүләт университетында идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек узды. 3 класслы чын муниципаль киңәшче класс чинына ия. "Район һәм аның үзенчәлекләре белән яхшы таныш тәҗрибәле идарәче билгеләү җирле үзидарә органнары эшендә дәвамчанлыкны тәэмин итәчәк. Ул- үзебезнеке!",- дип ассызыклады район башлыгы. Артур Михайлович үзенең чыгышында депутатларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм Мамадыш районы халкы файдасына конструктив эшләргә әзер булуларын әйтте.