Мамадыштан Данияр Сабиров 6 декабрьдә Казанда Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында узган «Марийская радуга» IV Балалар этномәдәни фестивалендә призлы урын яулады. Чарага бөтен республикадан 200дән артык яшь катнашучы җыелган иде.
Данияр Сабиров «Тунемше улам» җырын башкарып, «Вокал»номинациясендә (6-11 яшь категориясе) III дәрәҗә лауреат булды. Яшь артистны әзерләү белән педагог Альбина Ногманова шөгыльләнде.
Дәүләт структуралары ярдәмендә ТР мариларының милли-мәдәни автономиясе оештырган Фестиваль мари телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Быел сәхнәдә инструменталь башкару, вокал, хореография һәм нәфис сүз номинацияләрендә 30дан артык иҗади номер күрсәтелде.