"Иң яраткан бәйрәмегез нинди?"- дигән сорауга күпләр, билгеле инде, "Яңа ел" диячәк. Чөнки яңа ел алдыннан һәркем нидидер могҗиза көтә.
Балалар өчен "Яңа ел" бәйрәме тылсымлы бәйрәм. Һәр бала Кыш бабайдан баллы тәм- томнар алачак.
Бәйрәмне сыйфатсыз товар белән бозмас өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ата – аналарга татлы бүләкне ничек сайларга кирәклеге турында берничә киңәш бирәчәк. Беренче чиратта, үз игътибарыңны төргәккә, ә нәкъ менә аның бөтенлегенә юнәлтергә кирәк. Кабы яхшы булырга тиеш, төргәк тыгыз ябык, йомшак һәм деформацияләнмәгән булырга тиеш. Шулай ук мөһим критерий булып этикетка тора, анда җитештерүче, әзерләү датасы, яраклылык вакыты, чиста масса һәм саклау шартлары күрсәтелергә тиеш. Җыелмага конфетларның исемнәре, авырлыгы һәм саны язылган исемлек теркәлергә тиеш. Уңышлы сатып алу шартларының берсе булып кибетләр һәм супермаркетлар кебек оештырылган сәүдә урыннарында тәм - томнар җыелмасын сатып алу хезмәт итә. Крем һәм тиз бозыла торган эчлекләр булган тәм-томнар җыелмаларын сатып алырга кирәкми. Әгәр татлы бүләктә уенчык булса, ул аерым пакетка ябыштырылган яки төргәкнең тышкы ягында булырга тиеш. Шуны да онытмаска кирәк, әгәр татлы Яңа ел бүләге сыйфатсыз булып чыкса, ул кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш, һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 декабрендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18 маддәсенә нигезләнеп, үз хокукларыңны һәм законлы мәнфәгатьләреңне якларга мөмкин.
Бу статья нигезендә: товарда кимчелекләр табылган очракта, әгәр сатучы тарафыннан килештерелмәгән булса, кулланучы үз теләге белән: шундый ук товарга алмаштыруны таләп итәргә; сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, шундый ук товарга башка марканы алмаштыруны таләп итәргә; сатып алу бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә; сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә. Кулланучылар базары өлкәсендәге барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында 71-43-03 телефоны буенча шалтыратып белешә аласыз.