«Түбән Ушма» терлекчелек комплексында Мамадыш шәһәренең 3 нче мәктәбенең агротехнология сыйныфы өчен экскурсия узды. Аны укучылар өчен комплекс идарәчесе урынбасары Андрей Комаров үткәрде. Ул укучыларга заманча ферманың ничек эшләве, терлекләрнең сәламәтлеге, баланслы рационы һәм дөрес тоту шартлары турында сөйләде. Балалар саву залының эшен күрделәр һәм процессларны автоматлаштырырга, продукциянең сыйфатын күтәрергә һәм хезмәткәрләрнең хезмәтен җиңеләйтергә мөмкинлек бирә торган технологияләр белән таныштылар. «Родные место» компанияләр төркеме билгеләп үткәнчә, мондый экскурсияләр укучыларга аграр предприятиеләрнең реаль эше белән якыннан танышырга һәм җитештерүнең заманча дәрәҗәсен күрергә ярдәм итә. Андрей Комаров фактларны, саннарны һәм статистиканы китерде, комплекста эш процессының никадәр җентекле һәм җаваплы оештырылуын күрсәтте. Күп кенә балалар өчен бу очрашу чын профессиональ ачыш булды һәм агросәнәгать өлкәсенә яңача карарга мөмкинлек бирде.