6 декабрьдә «Юбилейный» универсаль спорт залында махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә һәм Ватан Геройлары көненә багышланган ир-атлар командалары арасында волейбол буенча традицион турнир узды.
Ярышларда иң көчле тугыз команда катнашты. Уеннар югары эмоциональ атмосферада узды: һәр тапшыру, блок һәм уйнату очколар өчен генә түгел, ә Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлегенә хөрмәт йөзеннән дә бәяләнде.
Йомгаклау урыннары түбәндәгечә бүленде:
🥇 1 урын - «Башкарма комитет»командасы
2 урын - «Усали»командасы
3 урын - «Кирмән зонасы»командасы.
Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Спорт һәм бердәмлек аша геройларны искә алырга килгән барлык катнашучылар, оештыручылар һәм җанатарлар адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.