Россия Герое Олег Сорокинга багышланган Батырлык дәресе

2025 елның 5 декабре, җомга

5 декабрьдә Ватан Геройлары көне алдыннан музейда Россия Герое Олег Сорокинга багышланган "Ватанга язмышыңны багышладың" батырлык дәресе узды. Мамадыш шәһәренең 1нче урта мәктәбенең 5, 8 һәм 10 сыйныф укучыларына бу истәлекле көн, Мамадыш районы геройлары турында сөйләделәр. Үз гомере бәрабәренә иптәшләрен коткарган Россия Герое Сорокин Олег Геннадьевичка аерым игътибар бирделәр.

Ватан Геройлары көне-Бөек бабаларыбызга хөрмәт һәм истәлек кенә түгел. Бу әле барыбызга да Ватанга хезмәт итүнең югары идеаллары, чын патриотизм нигезендә конкрет эшләр һәм гамәлләр ятуы турында искә төшерү дә. Үткән һәм хәзерге заман геройлары ватанга чын күңелдән мәхәббәт, аның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен үзен корбан итәргә әзерлек үрнәге булып тора. Аларның батырлыклары Безне батырлыкка, какшамас рухи көчкә, ил язмышы өчен җаваплылыкка өйрәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International