Тикшерү чаралары Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Мамадыш районы буенча бүлек башлыгы Ә. Н.Гыймазов катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Кукмара муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Алмаз Вәлиев белән берлектә оештырылды.
Рейд барышында, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге Идарәсе хәбәр иткәнчә, инспекторлар Дәүләт теркәү билгеләре, машиналарны теркәү турында таныклыклар, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау талоннары һәм ОСАГО полислары булуга аерым игътибар бирде.