Үзәк район хастаханәсенең операция блогын заманча эндохирургия комплексы белән җиһазладылар. Ул операцияләр уздыру өчен билгеләнгән. Диагностика һәм хирургия юлы белән дәвалау, органны яки аның бер өлешен алу һ.б өчен. Бу инструментлар җыелмасын кулланып, корсак алгы стенкасындагы минималь кисемнәр аша дәвалаулар үткәрелә. Хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Нияз Нургаяз улы Мифтахетдинов билгеләп үткәнчә, яңа эндовидеохирургия комплексы барлык заманча таләпләргә җавап бирә.
Комплектка керүче югары резолюцияле экран корсак куышлыгында минималь керемнәр аша оператив тыкшынулар үткәрергә мөмкинлек бирә. Операциянең дәвамлылыгын кыскарту һәм анестезия күләмен киметү нәтиҗәсендә, мондый тыкшынулардан соң пациентларны торгызу кыскарак вакытларда башкарыла. Бүгенге көндә әлеге аппаратураны кулланып өч операция ясалган инде, һәм материалны бастыру вакытына тагын икесе планлаштырыла.