Район башлыгы Вадим Никитин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Усманов игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә булдылар

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Усманов белән берлектә  Хәсәновлар һәм Камаловлар гаиләләрендә булдылар. Визит кысаларында гаиләләргә бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар, күңелле әңгәмәләр үткәрделәр.

Динә Хәсәновага 16 яшь. Җитди диагноз булуга карамастан, кыз гаҗәеп рухи көч күрсәтә: спорт белән актив шөгыльләнә һәм даими рәвештә муниципаль ярышларда призлы урыннар яулый. Динәнең әнисе районда бочче дәресләрен яңадан башлауны сорады. Мәсьәлә аерым контрольгә алынды-якын арада мондый дәресләрне Республика балалар‑яшүсмерләр спорт‑адаптив мәктәбе белән оештыру мөмкинлекләре турында фикер алышу булачак.

Владислав Камалов-махсус хәрби операциядә катнашкан герой. Хәрби бурычын үтәгәндә ул авыр яралана, шуның аркасында табибларга ике аягын да ампутацияләргә туры килә. Хәзер Владислав яңа инвалид коляскасына мохтаҗлык кичерде: элеккесе яраксыз хәлгә килде, ә алда-мөһим сәфәрләр. Хәзерге вакытта вәзгыять вакытлыча тотрыкланды. Моннан тыш, яңа ел башында районга яңа коляскалар партиясе киләчәк, аларның берсе Владиславка гарантияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International