Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Мамадыштагы «мәйданы 1,1 га булган кышкы теплицалар блогы» объектын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде. Объект «Вятка» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә урнашкан һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проекты тарафыннан хуплана. Ярашу турындагы бәяләмә төзелгән яки реконструкцияләнгән объектның проект документациясе таләпләренә һәм техник регламентларга, энергетика нәтиҗәлелеген һәм исәпләү приборлары белән җиһазландырылганлыгын да кертеп, туры килүен раслый. Хәзер инвестор җитештерү эшчәнлегенә керешергә һәм теплица комплексының эшли башлавы турында игълан итә ала.