Районда БСК белән диспансер исәбендә 14 714 пациент тора, шул исәптән артериаль гипертония белән 10 000 тирәсе кеше, йөрәк ишемиясе белән 2 500 артык, цереброваскуляр авырулар белән 1 200 тирәсе. Елның 9 аенда 2 987 йөрәк УЗИСЫ (эхокардиография), брахиоцефаль артерияләрне 815 дуплекс Сканерлау үткәрелгән.
Үзәк район хастаханәсе баш табибы Руслан Гарипов «ике УЗИ‑аппаратның килүе — "Озын һәм актив гомер" милли проекты кысаларында модернизацияләү программасының реаль нәтиҗәсе. Хәзер безнең белгечләрнең йөрәк‑кан тамырлары системасы авыруларын иртә һәм төгәл диагностикалау өчен эксперт дәрәҗәсендәге инструменты бар», дип билгеләп үтте.