Агымдагы елның 28 ноябрендә БГӘ XVIII World Belt Wrestling Championship (билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты) узды. Мамадыш районының Усали авылында туып үскән Айнур Нургалиев икенче урынга лаек булды.
Турнирда 35 илдән 150 дән артык спортчы катнашты. Айнурның казанышы белән горурланабыз һәм аңа спортта уңышлар, яңа титуллар һәм якты җиңүләр телибез!