Район башлыгы әниләр көне белән котлады

2025 елның 30 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле әниләр!

Сезне ихлас күңелдән Әниләр көне белән котлыйм!

Ана мәхәббәте-һәр кешенең тормышында зур роль уйный. Бу-бетмәс-төкәнмәс җылылык, зирәклек һәм ярдәм чыганагы, ул безне гомеребезнең беренче көннәреннән үк озатып йөри.

Әни — беренче укытучы, тугры дус һәм саклаучы фәрештә, аның кайгыртуы һәм сабырлыгы характер формалаштыра, яхшылыкка һәм кызгануга өйрәтә, уңышларга илһамландыра һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Якташларыбызны — махсус хәрби операциядә катнашучыларны күзгә күренмәс калкан кебек саклаучы ана мәхәббәте һәм догаларының көчен аеруча билгеләп үтәсем килә. Сезнең ышанычыгыз һәм өметегез алар өчен катлаулы заманнарда көчле рухи таяныч булып тора.

Күп балалы әниләргә изге теләеләремне юллыйм - алар безнең районда 675. Минем өчен сез- изге затлар! Сезнең мисал үзен гаиләгә һәм балаларны тәрбияләүгә багышлаган хатын-кызның никадәр күп эшли алуын күрсәтә. Сез яңа буынны тәрбияләп,  районның киләчәген булдырасыз. Мамадыш районында балаларын чиксез наз һәм зирәклек белән тәрбияләүче, гаилә традицияләрен саклаучы һәм буыннан-буынга тапшыручы, районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, бар эшкә дә җитешүче  әниләр яши.

Сезнең көндәлек батырлыгыгыз, чиксез фидакарьлегегез һәм балаларыгызны чын күңелдән яратуыгыз иң югары рәхмәт һәм тирән хөрмәткә лаек. Бәйрәм алдыннан районның кайбер әниләре белән җылы, күңелле очрашуда шәхсән аралаша алуыма һәм һәркайсыгызга үз рәхмәтемне белдерүемә мин чын күңелдән шатмын. Бу якты бәйрәмдә барлык әниләргә чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, шатлык, балалары һәм оныклары өчен горурлык телим! Өйләрегездә һәрвакыт балалар көлүе яңгырасын, мәхәббәт һәм ямьлелек атмосферасы хөкем сөрсен, ә туганнарыгыз белән үткәргән һәр мизгелдән йөрәгегез бәхет белән тулсын.

Мәхәббәтегез, зирәклегегез, сабырлыгыгыз һәм чиксез тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сез — безнең төп байлыгыбыз һәм таянычыбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International