Бүген Мамадышта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Шәдче икътисадый зонасы шәһәр халкына үз продукциясен тәкъдим итте. Продукция ассортиментын Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин җитәкчелегендәге махсус комиссия бәяләде. Мамадыш халкы җирле фермерлардан яңа җимтештерелгән продуктлар сатып алды.
Ярминкә кунаклары өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Теләүчеләр коймак белән кайнар чәй эчтеләр.