“РӘХИМЛЕ” мәчете белән танышыгыз

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
“Мамадыш” совхозы бистәсендә торгызылып килүче яңа мәчет шулай дип атала. Аны төзү яздан дәвам итәчәк, ә имам-хатыйб Ирек хәзрәт Нуриев әлеге территориядә дини мөрәсимнәрне өзлексез башкара. 5нче декабрьдә Красная Горка мәдәният йортында кичке 18 сәгатьтә башланачак дини кичәдә районыбызның күренекле хәзрәтләре тормышчан вәгазьләр сөйлиячәк, викторинада үзегезнең интеллектуаль көчегезне сыный, күпләгән сорауларыгызга җавап таба алачаксыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International