Кирәкле һөнәрләр музее

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
87нче санлы һөнәри көллият базасында кирәкле һөнәрләр музее ачылырга мөмкин. Аны торгызырга республика аграр яшьләр оешмасының Мамадыш бүлекчәсе откан грант ярдәм итәчәк. Проект эшче һөнәрләрне популярлаштыруга юнәлтелә. Музей киштәләрендә көллиятне тәмамлап, төрле өлкәләрдә хезмәт куючыларның махсус киемнәре, истәлекле фоторәсемнәр, документлар урын алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International