Видеоконференция режимында үткән киңәшмә

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
“ЙӨКЛӘМӘЛӘР ҮЗВАКЫТЫНДА ҮТӘЛЕРГӘ ТИЕШ”
–диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә. Сүз йортлар, социаль объектлар төзү, авыл хуҗалыгындагы эшләр турында барды. Республикада 14 программа нигезендә башкарылучы эшләрнең тормышка ашуын тикшерделәр. Федераль бюджет тарафыннан бүленгән средстволар тиешле күләмдә үтәлергә тиеш. Муниципалитетларның игътибарын аеруча балалар бакчалары, участок уполномоченныйлары өчен торак комплекслары төзүгә юнәлтергә кирәк. Бу юнәлештә 2014нче ел программасы нигезендә старт алу сорала. ФАПларны сафка бастыру темпларын да шушындый рухта дәвам итәргә кирәк. ТР Премьер министры урынбасары–авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов терлекчелектә сөтчелек өлкәсендәге хәлләрне анализлап, административ ресурска һәм кеше факторына басым ясады. Бөтен республикага безнең АПК “Азык-төлек программасы” эшчәнлеген уңай үрнәк итеп куйды. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов киңәшмәгә йомгак ясап, районыбыздагы төзелешләрнең яңа планнары белән таныштырды, инфраструктураны киңәйтү, шәһәрнең канализация челтәрен һәм чистарту корылмаларын үзгәртүне перспектив бурычлар дип атады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International