Мамадыш районына эш сәфәре кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов гражданнарны кабул итте. Очрашу барышында җирле халыкны борчыган социаль мәсьәләләргә кагылышлы биш мөрәҗәгать каралды.
Анатолий Иванов халык белән турыдан-туры аралашуның әһәмиятен ассызыклады һәм һәр мөрәҗәгатьне шәхси контрольгә алды. Барлык мәсьәләләр буенча депутат индивидуаль якын килүне тәэмин итте һәм килеп туган проблемаларны оператив хәл итү өчен киләчәктә дә бу сорауларны күз алдында тотачагын әйтте.