2025 елның 25 ноябрендә Мамадышта 3 пар никахларын теркәде

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

2025 елның 25 ноябрендә, матур һәм символик датада, Мамадыш шәһәренең Никахлашу сараенда яңа гаиләләр үз никахларын теркәде. Өмет һәм мәхәббәт белән тулы өч пар, язмышларын законлы теркәп, тугрылык антлары биреште.\

Танышу тарихлары үзенчәлекле: бер пар кибеттә , ике пар эш урынннарында танышкан. Бүгеннән алар "Гаилә" дигән исем астында яши башлыйлар. Тормыш юллары сикәлтәсез булсын, аңлашып яшәсеннәр иде.

Яшьләрне никахлашу көне белән котлыйбыз! Ныклы мәхәббәт, үзара аңлашу һәм барлык планнарның тормышка ашуын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International