Татарстан Республикасы делегациясе «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясенә йомгак ясап кайтты, анда ул югары бүләккә — Гомумроссия рейтингында өченче урын өчен Диплом белән бүләкләнде. Конкуренция югары булды: лидерлык өчен илнең 50 төбәгеннән вәкилләр көрәште.
Мамадыш районы аеруча зур уңышларга иреште, ул Татарстан Республикасының 21 муниципалитеты арасында мактаулы икенче урынны алды. «Буыннар хәтере» хәйрия фонды (Мәскәү шәһәре) Мамадыш районыннан «Кызыл канәфер» активистларына рәхмәт белдерде. Шулай ук акциядә актив катнашучылар, хезмәткәрләре әлеге мөһим башлангычны актив рәвештә хуплаган предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә бүләкләнәчәк. Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары делегатлар кайткач тапшырылачак. Тантанада республикадан 10 кеше, шул исәптән Мамадыш районыннан өч активист: акциянең кураторы Наталья Кекишева, акциядә катнашучы Изге Ксения Римляни храмының гуманитар үзәгеннән Ольга Бардашова һәм волонтер Розалия Исхакова катнашты.
Якташларыбызны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм бу игелекле эшкә өлеш керткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерәбез!