Красная Горка авыл җирлегендә әниләр көненә багышланган чара узды

2025 елның 21 ноябре, җомга

Красная Горка  авыл җирлегендә Әниләр көненә багышланган җылы чара узды. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен хөрмәтләделәр.

Җирлек башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина әниләр белән очрашты, аларга батыр уллар тәрбияләгән өчен   рәхмәт белдерде.: "Сез-гаиләнең таянычы, балалар өчен үрнәк, иң авыр көннәрдә дә җылылык чыганагы. Булганыгыз өчен рәхмәт сезгә!», диде ул үзенең чыгышында.

 Чара кысаларында чәй өстәле һәм концерт программасы оештырылды. Һәр анага бүләк әзерләнгән иде.

Авыл җирлеге җитәкчелеге чараның барлык иганәчеләренә һәм партнерларына чын күңелдән рәхмәт белдерә, аларның юмартлыгы һәм ярдәме бу көнне чын мәгънәсендә үзенчәлекле итте.

Илфат Гайнановка  бу чарага шәхси өлеш керткәне һәм инициативасы өчен аерым рәхмәт белдерделәр,  шулай ук Красная Горка  авыл җирлегенә риясыз ярдәм иткән ә барлык шәхси эшмәкәрләргә аерым рәхмәт әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International