Мамадышта Юлчылар урамын ремонтлау төгәлләнде

2025 елның 21 ноябре, җомга

Мамадышта юлчылар урамын ремонтлау төгәлләнде. Асфальт салу муниципаль юл фонды кысаларында башкарылды. Үзәк Давыдов урамына чыга торган 150 метрлы участокны норматив хәлгә китерделәр. "Хәзер без Үзәк урамда яшәгән кебек! Рәхмәт! Урамның бер өлеше асфальт түшәлгән иде инде, ә менә Давыдовка чыгу кыенлашты. Әлбәттә, без ремонтның тәмамлануын бик көткән идек", - дип шатлыгы белән уртаклашты Гөлназ Гомәрова.

Быел муниципаль юл фонды кысаларындагы эшләрне финанслауның гомуми суммасы якынча 38,5 млн. сум тәшкил иткән. Юлчылар урамыннан тыш, планга Октябрьнең 18 еллыгы урамы, Ушма елгасы аша яңа күпергә керү юлы, Г.Исхакый урамы , Энгельс урамы — Азин урамыннан Кызылармиячеләр урамына кадәрге участокта асфальт җәю һәм тротуар салу, шулай ук капка яны лотоклары урнаштыру кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International