«Актив озын гомер» программасы кысаларында Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт күрсәтүләр алучылар «Олимп» спорт комплексында булдылар, анда физик сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән дәресләр узды. Тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә катнашучылар теннис уйнадылар һәм төрле көч тренажерларында күнегүләр ясадылар.