Мамадыш районы башлыгы Татарстанның ТОП-30 медиаэффектив җитәкчеләре исемлегенә керде. «ПромРейтинг» агентлыгы тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча 2025 елның II кварталында ул рейтингның 101 катнашучысы арасында 24 нче урынны алган.
Район башлыгы инициативасы белән башланган муниципаль программалар, инфраструктура проектлары, районның баш инвесторының аграр сектордагы уңышлары, Питрау фестиваленең югары дәрәҗәдә оештырылуы, юлларны масштаблы ремонтлау, МХО (СВО)да катнашучылар белән шәхси очрашулар һәм фронтка ярдәм итү территория рейтингында уңай чагылыш тапты.
ТОП-30 медиаэффектив җитәкчеләр арасында урын район башлыгының шәхси сыйфатларын гына түгел, ә аның командасының территорияне үстерүдәге актуаль бурычларны хәл итүдәге нәтиҗәлелеген дә чагылдыра. Вадим Никитин социаль челтәрләрне халык белән аралашу өчен куллана: шәхси Telegram-канал һәм «ВКонтакте»дагы битен алып бара.