Мамадыш районы Башлыгы Вадим Никитин Зелениннар гаиләсен кызлары туу белән котлады

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин муниципаль программа кысаларында Соколка авылына күчеп килгән Зеленининар гаиләсен өченче кызлары туу белән котлады.

Михаил, Дарья, сезне кызыгыз тууы белән котлыйм! Зур шәһәрдән Соколкага күчү карары белән Сез Мамадыш районының иң матур, экологик чиста урыннарының берсендә балаларыгызга чын‑чынлап игелекле, матур, куркынычсыз һәм кайгысыз балачак гарантияләгәнсез., - дип мөрәҗәгать итте ул Зелениннарга.

Зелениннар гаиләсе авыл җиренә гаиләләрне җәлеп итү буенча муниципаль программа  буенча авылга кайткан гаилә.  Исегезгә төшерәбез, күп балалы әни - шәфкать туташы, декрет ялына кадәр  җирле амбулаториягә эшкә кайткан иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International