Агымдагы уку елында районда мәктәп укучылары өчен «Тормыш дәресләре» һөнәри юнәлеш проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы уку елында районда мәктәп укучылары өчен «Тормыш дәресләре» һөнәри юнәлеш проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.«Тормыш дәресләре» белем бирү проекты укучыларга булачак һөнәр сайлауда ярдәм итүгә һәм җирле хезмәт базары мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.

Проект кысаларында өлкән сыйныф укучылары районның төрле оешма-предприятиеләре вәкилләре белән очрашалар. Кунаклар Мамадыш районында үз белгечлекләре, җитештерү мәйданчыклары һәм эшкә урнашу перспективалары турында сөйлиләр.

Шундый очрашуларның берсе шәһәребезнең 1 нче урта гомуми белем мәктәбе укучылары өчен ачык дәрес формасында узды. Балалар алдында «Родные места»компанияләр төркеменең персонал буенча директоры Илшат Шәйдуллин чыгыш ясады. Әңгәмә барышында укучылар компанияләр төркеме структурасы, аның күп профильле эшчәнлеге һәм аграр секторда эшләүнең өстенлекләре турында тулырак мәгълүмат алдылар.

«Тормыш дәресләре» проекты үсеп килүче буынны заманча һөнәрләр белән таныштырып кына калмыйча, районыбызда мөмкин булган реаль карьера юлларын да күрсәтергә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International