Мамадышта юл хәрәкәте иминлеге программасы кысаларында ике видеопроекция — җәяүлеләр кичүләрендә горизонталь юл билгеләрен имитацияләү урнаштырылган.
Сүз җәяүлеләр өчен проекцион кичүләр — светодиодлы Гобо‑проекторлардан файдалана торган инновацион чишелеш турында бара. Алар машина юлында якты коридор булдыралар, ул традицион «зебра»билгеләрен кабатлый.
Система урам яктырту белән бергә автомат рәвештә активлаша. Яктылык билгесе хәтта катлаулы һава шартларында да 100-150 метр ераклыкта күренә, ул яңгыр, кар, пычрак вакытында, тәүлекнең караңгы вакытында да ачык кала.
Тагын бер плюс-проекция сыйфаты вакыт узу белән начарланмый.