15 ноябрь көнне Питрәч авылында Фәйзрахман Сафин истәлегенә көрәш буенча ачык турнир булып узды. Татарстанның 12 районыннан 98 спортчыны җыйган ярышларда Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин да катнашты.
Мамадыш районы командасы гомуми зачетта өченче урынны алды. Безнең көрәшчеләр төрле дәрәҗәдәге алты медаль яуладылар.