Мамадышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкә бик яхшы оештырылган иде.Ярминкә кунаклары өчен сәүдә рәтләре эшләде, аларда яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт продукциясе, яңа ит, хуш исле бал һәм Мамадыш районында үстерелгән һәм җитештерелгән башка табигый продукция сатып алырга мөмкин иде. Шәһәр халкы яңа продуктлар сатып алып кына калмадылар, әматур концерт та карадылар.