Ел саен 20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Мамадышта түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар оештырылачак.
Район халкы балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча квалификацияле хокукый консультация ала алачак.