«Күрше» фестиваленең кышкы сезоны башланды

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

“Күрше”фестивале районыбыз халкына онытылмас кышны бүләк итү өчен кайта!

Татарстан Рәис Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган конкурс истәлекле һәм уникаль вакыйгалар чыганагы булды. Быел җәй республика халкы инициативасы белән 291 чара узды. Катнашуга заявкалар кабул итү бүген, 20 октябрьдә башлана. Гомуми приз фонды 40 миллион сум тәшкил итәчәк.

Мөһим яңалык: хәзер бәйрәмне ишегалдында гына түгел, шәһәрнең яисә бистәнең иҗтимагый киңлекләрендә дә оештырып булачак.куршефест.рф сайтындагы карточкаларда нечкәлекләр.

Бу кышны яктырак һәм күңеллерәк итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International