Мамадыш балык заводы үзенең продукциясен балык индустриясе халыкара күргәзмәсендә тәкъдир итте

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр Татарстанның балык сәнәгать предприятиеләре VIII Халыкара балык сәнәгате форумы кысаларында Санкт-Петербургта узган SeafoodExpoRussia балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсендә катнашты.

«Экспофорум» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Мамадыш балык заводы үз продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте: салкын һәм кайнар ыслаулардан алып киптерелгән балыкка, филе, пилмән, котлет, купатлар, снеклар һәм консервларга кадәр.

Халыкара балык сәнәгате форумы, тармакның төп вакыйгаларының берсе, Россиянең 83 төбәгеннән һәм дөньяның 76 иленнән 400дән артык компания җыйды. Ул балык хуҗалыгы комплексының бөтен чылбыры вәкилләрен берләштерде - балыкны тотудан  һәм эшкәртүдән алып кулланучыларга әзер продукцияне илтеп җиткерүгә кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International