Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин гуманитар йөкне Рубежный шәһәренә җибәрү турында хәбәр итте. Ярдәмнең гомуми күләме 20 тонна тәшкил итте, алар район халкы тырышлыгы белән җыелган.
Йөк составына 12 тоннадан артык яңа яшелчә, 2 тонна эчә торган су, шулай ук беренче кирәк-ярак продуктлары һәм предметлар кергән.
"Безнең җиребез юмарт, ә халык хезмәт сөючән! - дип билгеләде Вадим Никитин ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битендә.
- Аларның ярдәмчеллеге һәм авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә әзер торулары өчен мамадышлыларга чын йөрәктән рәхмәт белдерәм".
Бу муниципаль берәмлектә оештырылган беренче гуманитар акция түгел инде. СВО зонасында яшәүчеләргә ярдәм итү буенча системалы эш җирле халыктан, предприятиеләрдән һәм фермер хуҗалыкларыннан актив кайтаваз табуын дәвам итә.