«АПК Азык-төлек программасы» компаниясе комбайнчысы Илгизәр Хөҗҗәтуллин Татарстанның иң яхшы яшь белгечләре исемлегенә керде

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

«АПК Азык-төлек программасы» компаниясе комбайнчысы Илгизәр Хөҗҗәтуллин Татарстанның иң яхшы яшь белгечләре исемлегенә керде.

Сарман районында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз»XVII Республика конкурсының финалы узды. Монда 2025 елгы урып-җыю кампаниясе барышында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән республиканың барлык районнары вәкилләре катнашты.

«Азык-төлек программасы» агросәнәгать комплексы вәкиле Илгизәр Хөҗҗәтуллин үзен төбәкнең иң көчле механизаторлары арасында лаеклы күрсәтте. Аның хезмәте һәм югары профессиональлеге конкурсны оештыручылар тарафыннан билгеләп үтелде. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев катнашында узды. Оештыручылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан» КСКК һәм Казан дәүләт аграр университеты. «Хезмәт кешесен данлыйбыз» конкурсы гадәттәгечә Татарстанда комбайнчы һөнәренең абруен күтәрүгә һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән. Илгизәр Хуҗҗәтуллинның уңышы «АПК Азык-төлек программасы»компаниясе белгечләренең югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат раслады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International