18 октябрьдә Яр Чаллыда эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман»республика фестиваленең зона этабы финалы узды. Бу зур вакыйга Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының иң талантлы вәкилләрен берләштерде.
Мамадыш районы командасы «Ихлас» иҗат коллективы ярдәмендә искиткеч чыгыш ясады, үз осталыгы белән жюри һәм тамашачыларны да таң калдырды.
🎤 «Вокал соло» номинациясендә көчле һәм тәэсирле тавышы белән залны яулаган Лилия Галиева беренче урынга лаек булды.
🎶 «Вокаль ансамбльләр» категориясендә команда, моңлы һәм югары башкару дәрәҗәсен күрсәтеп, икенче урынны яулады.
💃 «Хореография» номинациясендә Мамадыш катнашучылары беренче урынны алып, җиңүче булдылар.
🌟 «Минута славы» конкурсында коллектив икенче урынны алды.
Барлык чыгышлар йомгаклары буенча Мамадыш районы командасы, гомуми зачетта икенче урынны алып, фестивальнең көмеш медальләренә лаек булды.
🏆 Котлыйбыз!