2025-2026 елларның көзге-кышкы чорында халыкның иминлеген тәэмин итү төп тема булды. Утырышта катнашучылар ел башыннан торак секторында янгыннарның артуын билгеләп үттеләр. Төп сәбәп, бигрәк тә шәхси йортларда, ут белән саксыз эш итү һәм Мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аталды. Социаль объектларның (мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре) ягу сезонына әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук янгын сүндерү гидрантларын тикшерүгә йомгак ясалды һәм ирекле янгын сүндерү дружиналарының кышкы шартларга әзерлеге бәяләнде. Утырыш йомгаклары буенча янгынга каршы профилактиканы көчәйтү буенча чаралар күрелде: халыкка мәгълүмат бирү активлаша, шәхси сектор буенча рейдлар үткәрелә, мич һәм электр җиһазларына контроль көчәйтелә. Барлык карарлар катгый контрольгә куелды, профильле хезмәтләр югары әзерлек режимына күчерелде.