Бүген предприятие һәм учреждение коллективлары шәһәребезне үзгәртеп коруда катнаштылар. «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында Давыдов урамында агач утырту акциясе узды. Монда 250 яшь куак үсентесе утырттылар. Бу игелекле эш өчен утырту материалын Мамадыш урман хуҗалыгы бирде. Шәһәребезне яшелләндерүгә кушылыгыз!
Төзекләндерү чаралары дәвам итәчәк, һәм без барлык халыкны – күпфатирлы йортларны да, шәхси секторларны да – инициатива күрсәтергә чакырабыз. Сез үз өлешегезне йорт яны территориясендә агачлар һәм куаклар утыртып кертә аласыз.
Әйдәгез бергәләп яраткан шәһәребезне тагын да матуррак һәм уңайлырак итик!